В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Наталия Сченснович ата-аналар һәм укытучылар арасындагы конфликтларны ничек чишәргә кирәклеге турында сөйләячәк
Фото: Марат Мөгыйнов
Мастер-классларның беренче көнендә, 25 нче сентябрьдә, 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр, спикер балалар бакчалары мөдирләренә тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары һәм педагоглар арасында килеп чыккан конфликтларны ничек җайларга кирәклеген сөйләячәк.
Шул ук көнне 14:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр «Конфликтлар һәм стресссыз мәктәп» темасына очрашу узачак. Мәктәп директорлары өчен теркәлү сылтама буенча үткәрелә.
Икенче көнне, 26 нчы сентябрьдә, 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр укытучыларга укучылар белән ничек аңлаешлы килешү төзергә кирәклеге турында сөйләячәкләр. Теркәлү сылтама буенча ачык.
Шул ук көнне 14:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр инклюзив сыйныф педагоглары өчен үзенчәлекле балаларның ата-аналары белән конфликтсыз аралашу буенча мастер-класс оештырыла. Теркәлү сылтама буенча үткәрелә.
Мастер-классларда урыннар саны чикләнгән, дип хәбәр итә Казанның Мәгариф идарәсе.