Бушлай чаралар Гавами урыннарда һәм В.Качалов исемендәге театрда узачак
Фото: Денис Гордийко
25 нче апрельдә казанлылар В.Качалов исемендәге театрда «Александр Сергеевич Пушкин – Россия мәдәнияте коды!» лекциясен тыңлый ала. Алар каршында әдәби тәнкыйтьче һәм В.И.Даль исемендәге Россия әдәбияты тарихы дәүләт музее директоры Дмитрий Бак чыгыш ясаячак. Лекция хәзерге заман кешесе тарафыннан Пушкин әсәрләрен кабул итү мәсьәләләренә багышлана. Чара 18:30 сәгатьтә башлана, теркәлү сылтама буенча ачык.
26 нчы апрельдә Казан Кремленең Гавами урыннарында рәссам һәм РОСФОТО дәүләт музей-күргәзмә үзәге генераль директоры Захар Коловский чыгыш ясаячак. Ул фотографиянең төрләре һәм жанрлары, әлеге сәнгать төренең теле һәм формалары, шулай ук фотографияләр мирасы турында сөйләячәк. Лекция 10:00 сәгатьтә башлана, алдан теркәлү зарур, дип хәбәр иттеләр ТР Милли музее матбугат хезмәтендә.
«Россиянең музей маршрутлары» проекты РФ территориясендә мәдәният учреждениеләрен үстерү һәм аларга туристлар агымын стимуллаштыру максатыннан илнең Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.