В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар үзләрен банк һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштырган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче ноябрь). Казан кешесе телефон мошенниклары корбаны булган. Алар казанлыдан картага бәйләнгән телефон номерын үзгәртәбез дип миллионга якын акчасын алдап алган.
Ир-ат сөйләгәнчә, 8-нче ноябрь иртәсендә аңа чит хатын шалтыраткан. Ул үзен банк хезмәткәре дип атый һәм мошенниклар аның банк картасына бәйләнгән номерын алыштырырга маташуларын хәбәр итә, шулай ук зыян күрүченең тагын нинди карталары барлыгы белән кызыксына.
Ир-ат үзенең барлык счетларын санап чыга, ә соңыннан мессенджерда башка «банк хезмәткәре» белән аралашуын дәвам итә. Таныш булмаган кеше зыян күрүчегә акчаны мошенниклык гамәлләреннән сакларга кирәклеген әйтә. Моның өчен аларны «куркынычсыз счетка» күчерергә тәкъдим итә.
Берникадәр вакыттан соң ир-атка яңадан шалтырату килә. Бу юлы чит кешеләр үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштыра. Зыян күрүче җинаятьчеләргә ышанган һәм банкка барып, анда булган барлык акчаларын салдырган, ә соңрак аларны мошенникларга күчергән.
Тик шуннан соң да «банк хезмәткәре» ир-атның онлайн-кабинетында 4 млн сумлык кредитка гариза барлыгын һәм бу сумма мошенниклар кулына эләкмәсен өчен банкка мөрәҗәгать итәргә һәм мөмкин булган кадәр суммага кредит рәсмиләштерергә кирәклеген хәбәр итә. Ул чакта ир аны алдауларына шикләнә һәм үзе билгесез затлар элемтәгә кергән номерларның берсенә шалтырата. Әмма анда аңа мондый хезмәткәрләрне белмәүләре һәм ир-атның җинаятьчеләр корбаны булуы хакында хәбәр итәләр.
Зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать итәргә карар кыла. Гомуми китерелгән зыян 920 мең сумнан артык тәшкил иткән. «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.