Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.01.2022, 16:30

Мошенниклар Казанда яшәүче 31 яшьлек хатыннан ярты миллион сум акча алган

Җинаятьче телефон аша үзен банк хезмәткәре дип җиткерә һәм кыз исеменә кредит рәсмиләштерелүе хакында хәбәр итә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче гыйнвар). Казанда чираттагы телефон караклыгы очрагы теркәлгән. Алдакчыларның тозагына 31 яшьлек хатын-кыз эләккән.

Яшь ханымның кесә телефонына билгесез ир шалтырата. Үзен банк хезмәткәре дип таныштыра һәм аның исеменә кредит рәсмиләштерелүен хәбәр итә. Аннары алдакчы ир зыян күрүчене банкның башка ялган хезмәткәренә күчерә, ул аңа нәрсә эшләргә кирәклеген аңлата. Мошенниклар ханымга ике кредит алырга һәм акчаны куркынычсыз хисапка күчерергә кирәк дип ышандыралар. Барлык күрсәтмәләрне үтәп, зыян күрүче алдакчылар хисабына ярты миллион сумга якын акча күчерә. Зыян күрүчене соңгы операция вакытында төнге сәгать ике булуы да шикләндерми. 6 сәгатьлек сөйләшүдән соң, аферистлар аңа кредитны каплау турында белешмә җибәрә. Зыян күрүче үзен алдауларын аңлагач, шунда ук полициягә мөрәҗәгать итә.

«Хәзерге вакытта бу факт буенча «Азино-2» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 маддәсендәге «Мошенниклык» 3 өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды, – дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Мошенниклык очраклары ешаю аркасында, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Телефонга шалтыратучы билгесез затларга һәм сезнең туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүчеләргә ышанырга ашыкмагыз. Шулай ук банк картасыннан акча күчерү очракларын булдырмас өчен, карта һәм андагы акчалар турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк булуын истән чыгармаска кирәк. Әгәр карта белән нинди дә булса операцияләр үткәрүләренә шик бар икән, аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килсә, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны, гадәттә, картаның икенче ягында күрсәтелә. СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.

Барлык яңалыклар