Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.01.2022, 15:10

Караклар 28 яшьлек казанлының 650 мең сумнан артык акчасын урлаган

Ялган банк хезмәткәрләре зыян күрүчегә аның исеменә кредит рәсмиләштерергә маташулары турында хәбәр иткән.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы гыйнвар). Казанда телефон мошенниклыгының чираттагы очрагы булган. Җинаятьчеләр шәһәрледән 663 мең сум акча урлаган.

Берничә көн элек зыян күрүченең телефонына шалтыратып, робот яшь кешегә аның исеменә кредит хупланган булуы турында хәбәр иткән. Зыян күрүче берни дә рәсмиләштермәгәнлеге турында әйткәч, робот сөйләшүне төгәлләгән. Беркадәр вакыттан соң ир-атка башка номердан шалтыратканнар. Кыз үзен банк хезмәткәре дип таныштырган һәм сөйләшүне кредит бүлеге белгеченә адреслаган. Ул, үз чиратында, мөрәҗәгать итүче исеменә кемнеңдер кредит рәсмиләштерергә тырышуы турында хәбәр итә. Бу гамәлләрне булдырмас өчен шалтыратучы кредит рәсмиләштерү алгоритмын кабатларга тәкъдим итә, ахыр чиктә операция гамәлдән чыгарылачак, дип ышандыра.

Егет мошенникка ышана, акчалата кредит ала һәм аферистан алынган реквизитлар буенча 663 мең сум күчерә. Шуннан соң ят кеше шәхси счетны яңарту буенча барлык документларны әзерләргә һәм телефонга җибәрергә вәгъдә итә. Алдакчылардан җавап килмәгәч, зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать итә.

«Хәзерге вакытта әлеге факт буенча «Сафиуллина» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 3 өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча кузгатылган җинаять эше тикшерелә, – дип шәрехли Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте. – Хәзер килеп чыккан хәлнең барлык шартлары ачыклана».

Мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы гражданнарның аеруча игътибарлы булуларын сорый. Шуны истә тотарга кирәк, шәхси счет һәм карталар белән бәйле операцияләр торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – ул аларга хезмәт күрсәтүче банк. Таныш булмаган, шул исәптән смс-хәбәрнамәләрдә күрсәтелгән номерлар буенча шалтыратырга һәм смс-хәбәрләр җибәрергә ярамый, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.

Барлык яңалыклар