Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.06.2023, 16:25

Мошенниклар Казанда яшәүче хатын-кызны 200 мең сумлык кредит рәсмиләштерергә күндергән

Нәтиҗәдә хатын-кыз аферистларның банк счетларына 700 мең сумга якын акча күчергән

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче июнь). Акчаларны «имин счетка» күчерү сылтавы белән мошенниклар Казанда яшәүче хатын-кызны кредит алырга күндерәләр. Ул аферистларның банк счетларына 700 мең сумга якын акча күчерә.

Полиция бүлегендә зыян күрүче сөйләгәнчә, 6 нчы июньдә аңа билгесез абонент шалтырата, ул үзен банк хезмәткәре дип таныштыра. Ир-ат хатын-кыз исеменнән 200 мең сумлык кредит рәсмиләштерелгәнлеге турында хәбәр иткән. Шалтыратучы хатын-кызга, мошенникларның гамәлләрен туктату өчен, кыска вакыт эчендә банкка барып, шундый ук суммага кредит рәсмиләштерергә кирәклеген җиткерә.

Әңгәмә вакытында хатын-кызга банкта үзеңне ничек тотарга һәм кредит алырга кирәклеген аңлаталар. Шулай итеп, алдау схемасында катнашучыларның тагын берничә инструкциясен үтәп, зыян күрүче үз исеменә кредит рәсмиләштерә. 700 мең сумга якын акчаны ул җинаятьчеләрнең банк счетларына күчерә. Тиздән хатын-кыз мошенниклар корбаны булуын аңлый һәм полициягә гариза белән мөрәҗәгать итә.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре әлеге җинаятьне кылуда катнашы булган кешеләрне билгеләүгә юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары үткәрә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, телефон шалтыратулары – мошенниклыкның иң популяр төрләренең берсе. Аферистлар төрле сәбәпләр белән шалтыраталар һәм үзләрен туганнары, хокук саклау органнары яки банк хезмәткәрләре дип таныштыралар. Еш кына мошенниклар банк исеменнән билгесез кушымта урнаштыруны, кредит рәсмиләштерүне яки акчаларны иминиятләштерүне һәм аларны башка банк счетына күчерүне сорыйлар. Кайвакыт күчерелгән акчаларны кире кайтару авыр була, шуңа күрә мошенниклар корбаны булмас өчен, сөйләшүне тиз арада туктатырга кирәк.

Барлык яңалыклар