ТР башкаласында яшәүче ханым җинаятьчеләргә ышанмаган һәм акчасын саклап калган
Фото: Марат Мөгыйнов
Шәһәрдә яшәүче бер ханымның өй телефонына билгесез ир-ат шалтыраткан. Әңгәмәдәш үзен юл-транспорт һәлакәте турындагы җинаять эше буенча тикшерүче дип таныштыра, аның кызы һәлакәт очрагында гаепле булуын җиткерә. Аннары ханымга ярдәм тәкъдим итә һәм үз хезмәте өчен 800 мең сум сорый.
Пенсионер аңа ышанмый һәм башта кызы белән элемтәгә керергә карар кыла. Аның белән барысы да яхшы икәнен аңлагач, хатын полициягә мөрәҗәгать итә.
Мәскәү районында яшәүче хатын да шундый ук хәлгә эләгә. Пенсионер хатын акчасы юклыгын хәбәр итә һәм телефонны куя.
Әлеге фактлар буенча «Горки» һәм «Мәскәү» полиция бүлекләрендә РФ Җинаять кодексының 30 нчы маддәсенең 3 нче өлеше, 159 нчы маддәсенең 3 нче өлеше буенча («Мошенниклык кылырга тырышу») җинаять эшләре кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.