Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.06.2023, 11:36

Мошенниклар Казан пенсионерларыннан 800 мең сум акча алырга тырышкан

ТР башкаласында яшәүче ханым җинаятьчеләргә ышанмаган һәм акчасын саклап калган

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче июнь). Казан пенсионерлары мошенникларның хәйләләренә эләкми һәм акчаларын саклап кала. Мошенниклар алардан 800 мең сум акча алырга тырышкан.

Шәһәрдә яшәүче бер ханымның өй телефонына билгесез ир-ат шалтыраткан. Әңгәмәдәш үзен юл-транспорт һәлакәте турындагы җинаять эше буенча тикшерүче дип таныштыра, аның кызы һәлакәт очрагында гаепле булуын җиткерә. Аннары ханымга ярдәм тәкъдим итә һәм үз хезмәте өчен 800 мең сум сорый.

Пенсионер аңа ышанмый һәм башта кызы белән элемтәгә керергә карар кыла. Аның белән барысы да яхшы икәнен аңлагач, хатын полициягә мөрәҗәгать итә.

Мәскәү районында яшәүче хатын да шундый ук хәлгә эләгә. Пенсионер хатын акчасы юклыгын хәбәр итә һәм телефонны куя.

Әлеге фактлар буенча «Горки» һәм «Мәскәү» полиция бүлекләрендә РФ Җинаять кодексының 30 нчы маддәсенең 3 нче өлеше, 159 нчы маддәсенең 3 нче өлеше буенча («Мошенниклык кылырга тырышу») җинаять эшләре кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар