Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.07.2023, 16:59

Мошенниклар Казанда яшәүче ханымның банк картасыннан 30 мең сумнан артык акчасын урлаган

Полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрне эзли

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче июль). Мошенниклар Казанда яшәүче хатын-кызның банк картасыннан 30 мең сумнан артык акчасын урлаган. «Гвардия» бүлегендәге полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрне эзли һәм РФ ҖК 158 нче маддәсенең 3 нче өлешендәге «г» пунктында каралган «Банк хисабыннан башкарылган урлау» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгаткан, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Полиция хезмәткәрләренә гариза бирүче сөйләгәнчә, ул мессенджерларның берсендә балалар креслосы сату турында белдерү урнаштырган. Берникадәр вакыттан соң аңа билгесез кыз мөрәҗәгать итә, ул товарны китереп бирү белән сатып алырга тели. Моның өчен ул гариза кәгазен җибәрә. Зыян күрүче барлык графаларны тутыра, шул исәптән үз банк картасының балансын да күрсәтә. Шуннан соң аның бар булган акчасы алына.

Полициядә, интернет мәйданчыкларында товарлар сатып алганда яки сату турында игълан урнаштырганда, мошенниклар белән очрашырга мөмкин дип кисәтәләр. Мошенниклар сатып алучыдан, товарны алганчы, акча күчерүне сорарга мөмкин.

Мошенникларның хәйләләренә эләкмәс өчен товарларны тикшерелгән интернет мәйданчыкларда гына сатып алырга һәм урнаштырырга кирәк.

Барлык яңалыклар