Аферистлар аның кызы юл һәлакәтенә эләкте дип хәбәр иткән
Фото: Марат Мөгыйнов
Пенсионер сүзләренчә, аңа билгесез кеше шалтыраткан һәм кызы белән булган юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр иткән. Икенче ир-ат шалтырату вакытында сүзләрне раслаган, ә өченчесе «курьер» булган һәм пенсионердан акча килеп алган.
Зыян күрүче үзен алдаганнарын шунда ук аңламаган, кызы белән элемтәгә кергәннән соң гына төшенгән. Шул ук көнне ул «Ямашев» полиция бүлегенә гариза язган.
РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 2 нче «Мошенниклык» өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрне эзли.
Эчке эшләр министрлыгында юл-транспорт һәлакәтенә эләккән туганнарыннан телефон шалтыратулары иң популяр мошенниклык төрләренең берсе дип кисәтәләр. Узган ел мондый «сценарийлар» буенча шәһәрлеләр аферистларга 80 миллион сумга якын акча тапшырган. Алдакчы кешеләр, якыннарына җәзадан качарга ярдәм итәр өчен, зур сумма акча бирергә кирәк дип ышандыралар. Шуннан соң зыян күрүчедән курьер акчаны килеп ала. Мондый очракларда сөйләшүне туктатырга һәм туганнарга шалтыратырга кирәк.