Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.05.2024, 13:04

Мошенниклар төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар түләү буенча ялган карарлар җибәрә башлаган

Административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсендә документның дөреслеген РФ дәүләт хезмәтләре порталында тикшереп булуы хакында искәрттеләр

Фото: Денис Гордийко

Казанда төзекләндерү кагыйдәләрен бозуның автомат рәвештә теркәлгән очраклары өчен штраф түләтү турында ялган карарлар җибәрә башлаганнар. Алардагы реквизитлар дөрес түгел.

Аферистлар, административ хокук бозу турында эш буенча карарны теркәп, автомобиль хуҗасына почта аша хат җибәрәләр, анда хокук бозу факты һәм штраф күрсәтелгән. Хатның икенче ягында транспорт фотосы һәм штраф түләү өчен банк реквизитлары белән бланк-квитанция урнаштырылган. «Акчаларны алучы» графасында Казанның «Административ-техник инспекция идарәсе» МКУ күрсәтелсә дә, реквизитлар аныкы түгел.

Шәһәрнең административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсендә рәсми карарларның уникаль идентификация номеры (УИН) булуы хакында искәрттеләр, ә штрафларны РФ дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта күрергә мөмкин.

Моннан тыш, карарның дөреслеген тикшерү өчен, хокук бозу очрагын теркәгән фотосурәтне KZN.RU порталындагы «Административ комиссия штрафлары» өстәмә битендә карарга була. Моның өчен шәхси кабинетка керергә, Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы аша авторизация узарга кирәк, шуннан соң карарның уникаль идентификация номеры яки автомобильнең дәүләт номеры һәм транспорт чарасын теркәү турында таныклык буенча мәгълүмат аласы гына кала.

Барлык яңалыклар