Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.03.2020, 16:22

Яшь казанлыларны ат өстендә трюклар башкарырга өйрәтәчәкләр

Проектны «Белый всадник – Ак жайдак» республика ат спорты үзәге тормышка ашыра.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче март). Яшь казанлылар ат өстендә йөри, трюклар башкара һәм дөнья кавалериясе тарихы турында белә, шулай ук даими эшләүче кавалерия полкында хәрби-тарихи реконструкцияләрдә чыгыш ясауда катнаша ала. Татарстан башкаласында 1-нче апрельдән 30-нчы апрельгә кадәр узачак ат спорты курсларына кешеләр җыялар. Проектны «Белый всадник – Ак жайдак» республика ат спорты үзәге тормышка ашыра.

14 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге казанлылар ат спортының иң мавыктыргыч төрләренең берсен үзләштерә алачак. Ат спорты нигезләренә өйрәтү өчен Татарстанда 80 кешене җыю планлаштырыла.

Укыту 4 теоретик дәресне үз эченә алачак, аларда экспертлар яшьләрне атны карауның төп кагыйдәләре һәм куркынычсызлык техникасы белән таныштырачак. Укучыларга татар халкының гореф-гадәтләре һәм дөнья кавалериясе тарихы, шул исәптән Кызыл Армия кавалериясенең Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлеше турында сөйләячәкләр.

Практик дәресләр вакытында балалар аллюрларны үтәргә, дөрес утыру, атка зыян китермичә сакчыл эшләргә өйрәнәчәкләр. Шулай ук яшь җайдаклар корал белән идарә итү нигезләрен өйрәнәчәкләр һәм аттагы трюкларны үзләштерәчәкләр.

Укулар тәмамлангач, иң уңышлы укучылар Казанда һәм Татарстанда даими эшләүче кавалерия полкында хәрби-тарихи реконструкцияләрдә чыгыш ясау өчен сайлап алыначак.

Уку бушлай. Проектта катнашу өчен сылтама буенча язылырга мөмкин.

Проект Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында Президент грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырыла, дип хәбәр итә проектның матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар