Татарстанда яшь педагогларга тулы ярдәм күрсәтү өчен 1 миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Акчалар яшь укытучыларның хезмәт хакына өстәмәләрне арттыруга, шулай ук урта һөнәри һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре өчен грантларга юнәлдереләчәк. Бу хакта бүген педагогларның август конференциясендә ТР мәгариф министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Агымдагы елның 1 сентябреннән яшь педагоглар өчен айлык өстәмә 2,5 меңнән 10 мең сумга кадәр артачак. Моннан тыш, грант ярдәме программасы киңәйтеләчәк. «Безнең яңа укытучыбыз» грантлары саны 200 дән 500 гә кадәр артачак. Шуның белән бергә 100 урта махсус белем укытучысы шулай ук 10 мең сум күләмендә грант алачак. «Мәгариф тарихында беренче мәртәбә мәктәпкәчә учреждениеләрдән 300 тәрбияче 10ар мең сум алачак», – дип ассызыклады ТР мәгариф министры.
Ярдәмнең яңа чаралары торак мәсьәләсенә дә кагылачак.
Яшь укытучыларга торакны арендага алу өчен ай саен 20 мең сум күләмендә түләү каралачак. Моннан тыш, аерым категориядәге 350 укытучы торак шартларын яхшыртуга сертификат алачак, аларның һәрберсе 1 миллион сум тәшкил итәчәк. Һөнәрнең абруен күтәрүгә һәм республика педагогларының хезмәт шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән әлеге проектларның гомуми суммасы 1 миллиард сумнан артып китә.