В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң яхшы эшләр конкурс комиссиясе каравына Мәскәүдә инновацияләргә ярдәм фондына тәкъдим ителәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче ноябрь). Инновацион проектларны тәкъдим итү өчен Казанга илнең 13 шәһәреннән яшь галимнәр килде. Воронеж, Анапа, Чиләбе, Пермь, Самара, Казан һәм башка шәһәрләрдән килгән вәкилләр «Идея» технопаркында 90 проект тәкъдим итәчәк. «Умник» программасында 30 яшькә кадәрге студентлар, аспирантлар һәм яшь галимнәр катнаша.
Проектлар арасында үсемлек экстрактларын алу өчен конструкция эшләү, янгын сүндерүчеләрне саклауның заманча алымнары, шулай ук серфингны өйрәтү өчен технологик мөмкинлекләр һәм башкалар бар.
Иң яхшы эшләр конкурс комиссиясе каравына Мәскәүдә инновацияләргә ярдәм фондына тәкъдим ителәчәк, ә аларның авторлары үз идеяләрен тормышка ашыру өчен ярты миллион сум акча алачак.
Проектларны яклау 22-нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә технопаркның матбугат хезмәте.