Концертта Д.Лигети, С.Райх, А.Шнитке һәм башка композиторларның XX гасырның икенче яртысы – ХХІ гасыр башы әсәрләре яңгыраячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы декабрь). «Өр-яңа музыка: Әңгәмәләр» концерты 20-нче декабрьдә Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең кече залында узачак. Консерваториянең яшь музыкантлары, өлкән курс студентлары башкаруында В.Лютославский, Д.Лигети, А.Пярт, С.Райх, А.Шнитке, В.Сильвестров, Л.Любовский, Э.Низамов һәм башка композиторларның әсәрләре яңгыраячак.
Концерт музыка белгече Ольга Скепнер лекцияләренең «ХХ гасырның икенче яртысы – ХХІ гасыр башы музыкасы» дисциплинасы буенча авторлык курсы кысаларында уза.
Хисап чыгышына ХХ гасырның икенче яртысы - ХХІ гасыр башы чит ил һәм илебез композиторларының әсәрләре кертелгән. Аларны инструменталистлар һәм вокалистлар – консерватория студентлары, халык уен кораллары оркестры, дирижер-хор факультетының җыелма хоры башкарачак.
Концерт 17.00 сәгатьтә башлана. Чарага керү ирекле, дип хәбәр итә оештыручылар.