В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гаризалар 18-нче ноябрьгә кадәр кабул ителә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче октябрь). 18-нче ноябрьгә кадәр Казанда вузара «Беренче курс студенты көне – 2019» фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә.
Гадәттәгечә конкурс биш юнәлешне үз эченә ала: журналистика, бию, оригинальлек, музыка һәм театр. Моннан тыш, быел «Татарстан АССРның 100 еллыгы темасына иң яхшы номер» һәм «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына иң яхшы номер» дигән махсус номинацияләр кертелде.
Фестивальдә катнашу өчен 18-нче ноябрь 18.00 сәгатькә кадәр электрон формада гариза тутырырга кирәк. Формаларны түбәндәге сылтамалар буенча үтеп, табарга мөмкин: журналистика, бию юнәлеше, оригиналь юнәлеш, музыка юнәлеше, театр юнәлеше, чит ил студентлары өчен юнәлешләр, Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына иң яхшы номер, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына иң яхшы номер.
Профильле юнәлешләр буенча ярышлар 25-27-нче ноябрьдә узачак. Фестивальнең гала-концерты 4-нче декабрьгә планлаштырылган.
Катнашу шартлары һәм конкурс номинацияләре турында тулырак мәгълүматны фестиваль кагыйдәләрендә табарга мөмкин.