Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.01.2023, 10:26

Яшь казанлылар үзләрен республика кадрлар резервына кертү өчен гариза бирә ала

Укудан соң яшь лидерлар «Беренчеләр хәрәкәте» Татарстан бүлегенең проект төркеме составына керү мөмкинлегенә ия булачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче гыйнвар). Татарстанда «Кадрлар резервы. Республика командасы» проекты буенча гаризалар кабул ителә башлады. Программада төбәкнең 16-35 яшьлек кешеләре катнаша ала. Укудан соң яшь лидерлар «Беренчеләр хәрәкәте» Татарстан бүлегенең проект төркеме составына керү мөмкинлеген алачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте.

Проектта катнашучыларга остазлар җитәкчелегендә ике көндезге һәм ике дистанцион этап буенча укулар узачак. Көндезге дәресләрдә яшь лидерлар тренерлар белән берлектә шәхси үсеш планын формалаштырачаклар, һөнәри үсеш өчен төп күнекмәләрне һәм компетенцияләрне билгеләячәкләр, дәүләт яшьләр сәясәтен һәм бу өлкәдә эшләү технологияләрен өйрәнәчәкләр. Дистанцион этапларда проектта катнашучылар алган белемнәрен һәм күнекмәләрен практикада кулланачаклар.

Биремнәрнең берсе команда формалаштыруга һәм миссияләрне үтәү өчен ресурслар табуга багышланачак. Шулай ук яшь лидерлар дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендәге оешмаларда стажировка үтә алачак.

Быел программа берләшү, хөрмәт, үсеш һәм белем, үзара ярдәм, ватанпәрвәрлек һәм башка принципларга һәм кыйммәтләргә нигезләнәчәк.

Проектта катнашу өчен сайтта гариза тутырырга кирәк. Сайлап алуның беренче этабын уңышлы узганнан соң кандидатлар өчен тест, ассессмент элементлары һәм эксперт комиссияләре катнашында әңгәмә оештырылачак.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда 1266 кеше гариза биргән иде. Конкурс сайлап алуы нәтиҗәләре буенча программага Татарстан Республикасының 15 муниципалитетыннан 123 вәкил кушылды. Уку нәтиҗәләре буенча яшь лидерлар 9 муниципаль берәмлектә 109 чара үткәрделәр, анда 3950 дән артык кеше катнашты. Форумнарда һәм конкурсларда откан грантлар суммасы 7 млн сумнан артык тәшкил итте.

Барлык яңалыклар