Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.09.2021, 10:59

Яшь Казан фотографлары Ратушада үзләренең постковид эшләрен күрсәтәчәкләр

«Призма» күргәзмәсе 21-нче октябрьгә кадәр эшләячәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче сентябрь). Бүген Казан Ратушасында «Призма» дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Яшь фотографлар локдауннан соң шәһәргә багышланган фоторәсемнәр сериясен тәкъдим итәчәк.

Эшләр авторлары – Тимур Абдуллин, Рания Бикмаева, Антон Журавлев, Андрей Заһидуллин һәм Равил Хәкимов. Аларның «Призма»сы «Карантиндагы фотограф» фотомарафонының логик дәвамы булды, ул вакытта өйдә калырга мәҗбүр булган балалар көн саен яңа темага рәсемнәр ясадылар һәм гадәти мохиткә әйләнеп кайтуны түземсезлек белән көттеләр.

«Башта «Пентапризма» дип аталган иде, бу – фотоаппараттагы җайланма. Шулай ук «Пента» – ул биш дигән сүз, күргәзмәнең авторлары саны кебек. Әмма нәтиҗәдә «Призма»ны гына калдырдылар, – дип аңлата Антон Журавлев. – Бу күргәзмә – безнең әйләнә-тирә дөньяны күзаллавыбыз, шәһәр безнең кабул итү призмасы аша.

Күргәзмә 21-нче сентябрьдән 21-нче октябрьгә кадәр Казан Ратушасының заманча сәнгать галереясында Карл Маркс урамы, 33/62 адресы буенча узачак. Керү ирекле. Тулырак мәгълүмат алу өчен түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: +7(843)238-38-57.

Барлык яңалыклар