В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел ул 2-6 сентябрьдә онлайн-һәм офлайн-форматларда узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы август). Казанның яшь активистлары «Таврида - АРТ» иҗат берләшмәләре фестивалендә катнаша ала. Быел ул 2-6 сентябрьдә онлайн-һәм офлайн-форматларда узачак.
Фестивальдә яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, продюсерлык үзәкләре вәкилләре, заманча сәнгать үзәкләре вәкилләре, студентлар, аспирантлар, профильле дисциплина укытучылары, музыкаль һәм бию коллективлары вәкилләре, иҗади һәм сәнгать остаханәләре вәкилләре, иҗади конкурсларда катнашучылар, иҗади берләшмәләр активистлары, #МЫВМЕСТЕ акциясендә катнашучылар катнашачак.
Фестиваль профессиональ бергәлекләр формалаштыру өчен шартлар тудыруга, иҗади киңлекне үстерүгә юнәлдерелгән. Биредә яшьләр үзләренең иҗади идеяләрен гамәлдә тормышка ашыра, фикердәшләрен таба һәм иҗтимагый һәм дәүләт ярдәме өчен нәтиҗәле механизмнар ала алачак.
«Таврида - АРТ» программасы быел дүрт блоктан тора: «Таврида илһамландыра» телевизион тамаша-концерт, стримнар фестивале һәм «Таврида янәшә» концертлары фестивале, «Таврида - АРТ» кастинг-платформасы, креатив индустрияләрнең беренче масштаблы фестивале.
Фестивальнең төп офлайн-мәйданчыгы «Таврида илһамландыра» шоу-концерты булачак. Берничә көн дәвамында арт-кластер территориясе фестивальләр фестиваленә әйләнәчәк. Ул берничә йөз чараны берләштерәчәк - флешмоблар, арт-перформанслар, модалы дизайнерлар тамашасы, костюмлаштырылган төнге йөрешләр, театраль һәм цирк тамашалары, кинокуелышлар, заманча сәнгать күргәзмәләре, «ArtMasters» иҗади компетенцияләр чемпионаты, «Херсонес» фрегатыннан махсус кертелгән стендап-чыгышлар, стритфудлар һәм башкалар.
«Таврида илһамландыра» тамаша-концертында 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. 20-нче августка кадәр аларга арт-кластерның рәсми сайтында теркәлергә һәм, профильле юнәлешне сайлап, анкета тутырырга кирәк, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.