Бәйрәм концертында балетмейстер Нурбәк Батулла, композитор Эльмир Низамов, «La Primavera» камера оркестры һәм башкалар катнашачак
Фото: Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче декабрь). «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексының концерт залында 19 нчы декабрьдә «Калеб» татар яшьләр иҗат берләшмәсенең 10 еллыгы билгеләп үтелә. Концертта берләшмәнең төрле проектлары ярдәмендә туган әсәрләр яңгыраячак,тамашачыларга перформанслардан күренешләр күрсәтеләчәк.
Биюче һәм балетмейстер Нурбәк Батулла, шагыйрьләр Рүзәл Мөхәммәтшин һәм Йолдыз Миңнуллина, композиторлар Эльмир Низамов һәм Миләүшә Хәйруллина, башкаручылар Эльмира Кәлимуллина һәм Артур Исламов, дирижер Ильяс Камал җитәкчелегендәге «La Primavera» камера оркестры һәм башкалар катнашачак.
«Калеб» берләшмәсе яшь татар сәнгать эшлеклеләре – композиторлар, шагыйрьләр, башкаручылар, артистлар һәм режиссерларның яңа әсәрләр иҗат итү өчен танышу һәм уртак иҗат мәйданчыгы буларак барлыкка килә. Җәмгыятьнең башлангычында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, шулай ук иҗат өлкәсе вәкилләре һәм журналистлар Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Эльмир Низамов һәм башкалар тора.
10 ел эчендә 70 тән артык проект – бик күп театр перформанслары,