Беренчелектә күңел ачу-сәламәтләндерү ярышлары һәм ГТО нормаларын тапшыру каралган
Фото: Денис Гордийко
Катнашучылар ике конкурс сынавында көч сынашачак: күңел ачу-сәламәтләндерү ярышлары һәм ГТО нормаларын тапшыру. Моның өчен биш кешедән торган команда җыярга һәм капитанны сайларга, аннан соң форманы тутырырга кирәк.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча ике җиңүче команда сайланачак: студентлар һәм эшче яшьләр вәкилләре, шулай ук призерлар билгеләнәчәк. Алар барысы да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.
Гаризалар 30 нчы ноябрьнең 12:00 сәгатенә кадәр кабул ителә, дип җиткерә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.
Тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин.