В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алдагы төндә һава температурасы минус 3-5 градус булачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче декабрь). 18-нче декабрьдә Казанда болытлы һава торышы фаразлана. Бераз юеш кар явачак, томан булуы ихтимал. Төньяктан салмактан талгынга үзгәрүче җил. Һава температурасы төнлә 3-5 градус салкын, иртәгә көндез минус 1-3 градус булачак. Юлларда бозлавык саклана.
Гомумән алганда, республика буенча шулай ук юеш кар явачак, аерым районнарда томан, бозлавык көтелә. Көньяк-көнбатыштан исүче салмак җил, төньякка таба авышып, талгынга үзгәрәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -1-дән -7 градуска кадәр, көндез 0-5 градус аралыгында тирбәләчәк.
Якшәмбе көнне, 19-нчы декабрьдә, республикада кар явачак. Төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, көньякка, көньяк-көнчыгышка күчүче талгын җил. Төнлә һава температурасы -4-тән -9 градуска кадәр, көндез -2-дән -7 градуска кадәр салкын булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.