Төнлә һава температурасы – 1-3 градус салкын, көндез -1-дән +1 градуска кадәр булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче гыйнвар). Синоптиклар казанлыларга болытлы һава торышы, төнлә һәм көндез кар, юеш кар вәгъдә итә. Төнлә төньяк-көнбатыштан җил исәчәк, көндез көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак, урыны белән көчәйгәндә секундына 15 метрга кадәр җитәчәк, аерым районнарда буран көтелә. Төнлә һава температурасы – 1-3 градус салкын, көндез -1-дән +1 градуска кадәр булачак. Юлларда бозлавык саклана.
Тулаем республика буенча болытлы һава торышы көтелә. Вакыты белән кар, юеш кар явачак. Аерым районнарда көндез буран булачак. Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба күчүчән, талгын була, көндез урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы нульдән 6 градуска кадәр суык булачак, көндез - минус 3-тән +2 градуска кадәр. Юлларда бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.