В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Һава температурасы 27-нче февральдә көндез 3 градуска кадәр күтәреләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль). 27-нче февральдә Казанда болытлы һава торышы көтелә, юеш кар һәм яңгыр явачак, урыны белән томан булуы ихтимал. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын.
Төнлә һава температурасы минус 5-7 градус булачак, иртән нуль градуска кадәр күтәреләчәк. Көндез 1-3 градус җылы булыр дип көтелә. Юлларда урыны белән көчле бозлавык саклана.
Тулаем республика буенча болытлы һава торышы көтелә, төнлә урыны белән бераз кар явачак. 27-нче февраль иртәсендә һәм көндез кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшем көтелә. Аерым районнарда томан, иртән һәм көндез урыны белән буран булачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын.
Төнлә һава температурасы минус 4-тән минус 9 градуска кадәр, иртән минус 4-тән +1 градуска кадәр тирбәләчәк. Көндез һава температурасы 0-дән +4 градуска кадәр үзгәреп торачак. Юлларда көчле бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.