В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада урыны белән томан көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче март). Иртәгә, 14 мартта, Казанда аязучан болытлы һава көтелә. Вакыты белән төнлә һәм урыны белән көндез юеш кар һәм яңгыр рәвешендә бераз явым-төшемнәр көтелә. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә урыны белән томан, ә юлларда бозлавык саклана.
Республика башкаласында төнлә һава температурасы 0 градустан минус 2 градуска кадәр тәшкил итәчәк, көндез - +2-4 градуска кадәр.
Гомумән алганда, Татарстан буенча аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил көньяк-көнбатыштан. Вакыты белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр булачак. Аерым районнарда томан төшә. Җил көньяк-көнбатыштан, юлларда урыны белән бозлавык. Төнлә һава температурасы 0 градустан минус 5 градуска кадәр, көндез – +1-6 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.