Башка өч мобиль пункт үз эшен дәвам итә.
Фото: Марат Мөгыйнов
Коронавирус инфекциясеннән прививканы вакцинацияләүнең өч пунктында ясатырга мөмкин булачак:
• «Парк Хаус» сәүдә-күңел ачу үзәгендә (Ямашев проспекты, 46/33) – көн саен 10:00 дән 20:00 гә кадәр, кабат вакцинация үтәргә кирәк булган яисә авырып алганнан соң 6 ай узгач кына килгән кешеләр кабул ителә;
• «Мәскәү» мәдәният үзәгендә (Академик Королев ур., 47) – дүшәмбедән шимбәгә кадәр 9:00 дән 19:00 гә кадәр;
• 7 нче хастаханәдә (Маршал Чуйков ур., 54) – тәүлек буе.
Исегезгә төшерәбез, үзең белән паспорт, мәҗбүри медицина иминияте полисы һәм СНИЛС булырга тиеш.