В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы пластик, пыяла, дарулардан бушаган блистерларны һ.б. әйберләрне эшкәртүгә тапшыра алачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Активистлар ПЭТ-шешәләр (Pet-1 маркировкасы белән), ПНД-пластик (флаконнар, HDPE-2, LDPE-4 маркировкасы булган канистрлар), металл детальсез пластик уенчыклар, пыяла, дарулардан бушаган блистерлар, коры органика, кокос кабыгы, хайваннар өчен азык, чәчәкләр өчен чүлмәкләр һәм шәраб бөкеләре (пластик түгел) кабул итәчәк. Казанлылар ватылган савыт-саба, велосипедлар һәм теш щеткаларын тапшыра алмаячак.
Моннан тыш, чара вакытында своп-фримаркет та эшләячәк. Шәһәр халкы кирәкмәгән әйберләрне алып килә һәм үзләренә ошаган икенче әйберләрне ала алачак.
Акция 10:00 дән 12:00 гә кадәр Җиңү проспекты, 141 адресы буенча ябык парковкада узачак, дип хәбәр итәләр оештыручылар.