Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.02.2018, 14:20

Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре» бер көнгә ТР Милли музее саклау урыннарыннан чыгарылды

Казанда татар шагыйре тууына 112 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар уза.

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче февраль, Екатерина Виславская). Бүген Казанда татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 112 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар уза. Казанлылар 1 Май мәйданында һәйкәл янына чәчәкләр куйдылар, шулай ук ТР Милли музеенда атаклы “Моабит дәфтәрләрен” чыгару белән “Төп нөсхә көне” акциясендә катнаштылар.

Мәдәният һәм фән эшлеклеләре, иҗтимагый оешмалар һәм хакимият органнары вәкилләре, студентлар һәм укучылар иртән Казан кремле диварлары янында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасына җыелдылар. Алар арасында – шагыйрь Рәфис Корбан, ТР Язучылар союзы рәисе Данил Салихов һәм башка танылган казанлылар. “Муса Җәлил – милләтебезнең, халкыбызның символы. Үземне ул һәм аның көрәштәшләре кылган батырлыклары алдында башымны ияргә бурычлы, дип саныйм”, - диде ТР Язучылар союзы әгъзасы Вахит Имамов.

Чара ТР Милли музееның конференц-залында дәвам итте. “Муса Җәлил музейлары күп түгел. Беренчесе – ул туган Оренбург өлкәсе Мостафа авылында, икенчесе – Казанда, аның гаиләсе белән яшәгән фатирында, - дип сөйләде ТР Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәзипова. – Идел елгасының биек ярында зур музей булдырып, анда татар әдәбиятын, шул исәптән Муса Җәлил мирасын да тәкъдим итәсе иде. Без бу хакта хыялланабыз, ләкин мәктәпләрдә һәм мәдәният йортлары каршында аның хөрмәтенә музейлар ачучы энтузиастлар бар”. Ул искәртеп үткәнчә, ТР Милли музее филиалы булып торган Муса Җәлил музей-фатирында бер генә муляж да юк, барлык экспонатлар да төп нөсхә булып тора.

ТР Язучылар союзыннан, ТР Диңгезчеләр җыеныннан һәм Татарстан халкы яшьләр ассамблеясыннан килгән хөрмәтле кунаклар чыгышыннан соң, шигырь укучылар онлайн-бәйгесендә җиңүчеләр төрле телләрдә шагыйрь әсәрләрен укыдылар һәм аларга бүләкләр тапшырылды.

ТР Милли музеенда “Төп нөсхә көне” ел саен уздырыла. “Моабит дәфтәрләрен” чыгару хокукы ел саен төрле кешеләргә бирелә. Быел әлеге җаваплы эш ТР Язучылар союзы рәисенең иҗат эшләре буенча беренче урынбасары Рәмис Аймәткә тапшырылды. Экспонатны Казан югары танк училищесы курсантлары озата чыкты, аны махсус пыяла витрина эченә урнаштырдылар. Биредә ул иртәгә кадәр торачак, шуннан соң ул музейның саклау урынындагы махсус сейфка кайтарылачак.

Барлык яңалыклар