В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Концерт залы сәхнәсендә Иран командасы рухын күтәрү өчен Тегеранның легендар симфония оркестры чыгыш ясаячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июнь). Бүген С.Сайдашев ис. Дәүләт зур концертлар залында Тегеранның легендар симфония оркестры чыгыш ясаячак. Иран һәм Испания командалары матчы алдыннан аларның көрәш рухын бу илнең иң яхшы музыкатлары һәм җырчылары күтәрәчәк.
Мондый масштабтагы Иран коллективы Россиягә беренче тапкыр килә. Концертта 80-нән артык музыкант катнаша. Гастрольнең максаты – бүгенге Иранның симфоник һәм милли музыкасы өлкәсендә иң яхшы әйберләрен күрсәтү. Бу көнне казанлылар өчен Иран мәдәниятенең музыкаль байлыгы ачылачак.
Концерт программасында – Чайковский, Мусоргский, Дворжак, Иран композиторларының элеккеге һәм яңа җырлары.
Оркестр белән маэстро Шахрдад Рохани идарә итә. Ул халыкара танылган дирижер, Лондон Король филармония оркестры белән, Миннесота, Колорадо, Сан-Диего, Индианаполис, Нью-Джерси оркестрлары һ.б. белән идарә иткән, бик күп классик әсәрләр авторы.
Оркестр гастрольләре Мәскәү консерваториясе белән Рудакый фонды (Тегеран) арасында үзара аңлашу турындагы меморандум кысаларында РФ Мәдәният министры һәм FIFA 2018. Футбол буенча дөнья чемпионаты оештыру комитеты эгидасы астында оештырыла.
Концерт 18.30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ЗКЗ матбугат хезмәте.