Бүген ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда күп балалы ата-аналар Эльмир һәм Мәрьям Китаевлар катнашты. Салават Күпере торак районының 188 нче лицеендагы сайлау участогына алар балалары белән килделәр. Ир белән хатын биш ул һәм ике кыз тәрбиялиләр.
Китаевлар гаиләсе өчен сайлауларда катнашу гадәткә әверелде. Күп балалы әни фикеренчә, мондый чараларда балалар үзләренең гражданлык фикерләрен белдерергә өйрәнә һәм мөһимлеген тоя. Тавыш бирү алдыннан ата-аналар улларына һәм кызларына президент, төбәк башлыклары һәм депутатлар эшчәнлеге, шулай ук аларны сайлау вакытлары һәм куелган бурычлар турында сөйлиләр.
«Быел без депутатлардан гаиләләрнең иминлеген оештыруга аерым игътибар көтәбез. Депутатларга халыкка якынрак булырга, теләкләрне төгәл тыңларга һәм мөмкин булганча Татарстанның үсешенә юнәлдерелгән бурычларны тормышка ашырырга кирәк. Әлбәттә, бу сайлау безнең киләчәгебезнең нинди булачагына йогынты ясаячак. Депутатларның эшен шәхсән үзем күзәтә алган вакытлар да булды, ышаныгыз, безнең сайлау киләчәгебез белән бәйле», — диде Мәрьям Китаева.
Тавыш бирүдән соң ир белән хатынга «Гаилә белән сайлыйбыз» дип язылган беләзекләр биргәннәр. Ул җәмәгать транспортында бушлай йөрү һәм «Казан» Гаилә үзәге янындагы концертка бару хокукын бирә.
«Бүгенге көн вакыйгаларга бай. Иртән без, әлбәттә, сайлау участогында булдык. Ә хәзер «Казан» Гаилә үзәге каршындагы концертка җыенабыз, чөнки чарада без дә чыгыш ясарга чакырылдык», – дип уртаклашты күп балалы әни.
Исегезгә төшерәбез, 20:00 сәгатькә кадәр Казанда 463 сайлау участогы эшли, билгеләнгән участокны
Россия Үзәк сайлау комиссиясе,
ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтларында һәм
KZN.RU порталында табарга мөмкин. Кайбер мәйданчыкларда ярминкәләр, балалар өчен активлык һәм сәламәтлек пунктлары
оештырылды.
Тавыш бирүчеләрнең барысы да фотоконкурста катнаша ала. Бүләкләр арасында — 12 смартфон һәм Lada Vesta автомобиле. Фотоконкурста катнашу шартлары
сылтама буенча урнаштырылган. Телефоннарны дүрт гаилә отты инде.
Моннан алдан сайлауларда
мэр Илсур Метшин һәм хәзер ялда булган
махсус хәрби операция сугышчысы катнашты.