Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.09.2020, 10:37

Күп кенә россиялеләр сан алуда катнашуның дистанцион варианты белән кызыксына

Булачак халык санын алу кампаниясенең үзенчәлеге - бу соңгы традицион һәм беренче цифрлы исәпкә алу.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче сентябрь). Дәүләт хезмәтләре порталында (gosuslugi.ru) Россиядә яшәүчеләрнең электрон исәпкә алу персоналын мөстәкыйль рәвештә тутыру мөмкинлеге булачак халык санын алуның төп яңалыкларының берсе булачак. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, күп кенә россиялеләр пандемия фонында исәпкә алуда катнашуның дистанцион варианты белән кызыксына башлаган.

Онлайн-режимда халык санын алуда катнашу мөмкинлеге барлыкка килү турында ил халкының 44%-тан артыгы белә. Ә 18-24 яшьтәге яшьләр аудиториясе арасында - 76%. Мондый мәгълүматны Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге 2020 елның 22-23-нче августында үткәргән бөтенроссия телефон сораштыруына сылтама белән 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу медиаофисы китерә. Анда РФнең 80 субъектыннан 1600 россияле катнашты.

Исәпкә алу кампаниясенең үзенчәлеге - бу соңгы традицион һәм беренче цифрлы халык санын алу. Аны үткәргәндә уникаль үз илебез планшетлары, «Аврора» операцион системасы, мәгълүмат җыю һәм саклау өчен BI-платформа файдаланылачак.

Торак йортларны карап йөргәндә исәпкә алучылар махсус программалы тәэмин ителеш белән үзебезнең электрон планшетлардан файдаланачак. Җайланмалар оператив рәвештә мәгълүматны теркәргә һәм эшкәртергә ярдәм итәчәк. Кәгазь халык санын алу битләре белән чагыштырганда, планшетлар җаваплар кертүгә киткән вакытны шактый кыскартырга, булырга мөмкин хаталар санын киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Исәпкә алу өчен барлык планшетлар да Россиянең беренче «Аврора» мобиль операцион системасы белән җиһазландырылачак. Платформа массакүләм кулланучыга исәпләнгән гади смартфоннарны һәм мобиль җайланмаларны кулланганда мөмкин булган мәгълүматны югалту һәм компрометацияләүне булдырмаска мөмкинлек бирә. Планшетлар ярдәмендә алынган барлык мәгълүматлар сакланучы каналлар буенча Бөтенроссия халык санын алуның бердәм саклау системасына тапшырылачак.

Төрле чыганаклардан - планшетлардан, дәүләт хезмәтләре порталыннан - кергән мәгълүмат ташкыны төзелгән ситуацион үзәк серверына киләчәк. Биредә исәпкә алучыларның гамәлләрен, исәпкә алуның барышын һәм башкаларны күзәтү мөмкинлеге каралган.

Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия халык санын алуның төп этабы 2021 елның апрелендә узачак, ә илнең ерак һәм авыр үтеп керә торган территорияләрендә ул 2020 елның октябреннән башланачак һәм 2021 елның июненә кадәр дәвам итәчәк. Алдагы исәпкә алуның төп яңалыгы Россиядә яшәүчеләр тарафыннан дәүләт хезмәтләре порталында (gosuslugi.ru) электрон исәпкә алу битен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге булачак. Шулай ук халык санын алуны стационар участокларда узарга мөмкин, шул исәптән «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкләр биналарында да.

Барлык яңалыклар