Тамашаларны К.Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә куячаклар
Фото: Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче ноябрь). Декабрьдә ТР башкаласына гастрольләр белән Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры килә. Казанлыларга ике спектакль күрсәтеләчәк: «Винни-Пуховские чтения» һәм «Телефон доверия». Гастрольләр 125 нче театр сезонына багышланган.
«Кадерле казанлылар, сезгә Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры килә! 4 нче һәм 5 нче декабрьдә Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә без сезгә кечкенә формадагы иң яхшы спектакльләрне тәкъдим итәчәкбез», – дип мөрәҗәгать итте шәһәр халкына учреждениенең сәнгать җитәкчесе, Россиянең халык артисты Константин Хабенский.
«Винни-Пуховские чтения» – Алан Милнның «Винни-Пух и все-все-все» дигән атаклы әсәренә яңа караш. Спектакльне Россия Федерациясенең атказанган артисты Игорь Золотовицкий алып барачак. Сәхнәгә Вера Харыбина, Валерий Трошин, Александр Усов, Артем Волобуев, Олег Тополянский һәм Алексей Красненков күтәреләчәк.
Спектакль 4 нче декабрьдә 18:30 сәгатьтә куелачак.
Тагын бер спектакль – «Телефон доверия» – тамашачыларны провинциаль шәһәрчек тормышына алып керәчәк. Тамашачылар алдында Юлия Чебакова, Янина Колесниченко, Юлия Ковалева, Данил Стеклов, Олег Гаас, Сергей Беляев, Станислав Дужников һәм Ольга Воронина чыгыш ясаячак.
Спектакль 5 нче декабрьдә 18:30 сәгатьтә башлана.
Исегезгә төшерәбез, август аенда Казан Ратушасында Мэр Илсур Метшин белән Константин Хабенский очрашты. Алар уртак проектлар, шул исәптән театрның Татарстан башкаласына гастрольләре турында фикер алыштылар.