19 гыйнвар көнне изгеләндерү йоласы Казанда 6 купельдә башкарылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар). 19 гыйнвар көнне Раифа ирләр монастырендә Казан епархиясенең Чукындыру бәйрәменә багышланган төп гыйбадәте узачак. Казан һәм Татарстан Митрополиты Феофан Раифа күле суын изгеләндерү йоласын башкарачак.
Православие динен тотучыларны Троицк соборына 18 гыйнварда чакыралар. 22.30 сәгатьтә биредә – тәүбә кылу йоласы башкарылачак. Төн уртасында Владыка җитәкләгән литургия узачак. Ул 1.30 ул тәмамланачак, шуннан соң дин әһелләре һәм православие динен тотучылар Раифа күленә тәре йөреше оештырачаклар, биредә суны изгеләндерү йоласы башкарылачак.
“Чукындыру бәйрәме көннәрендә Садовый бистәсендә өстәмә парковка урыннары оештырылачак. Парковкадан монастырьга кадәр автобус йөриячәк”, - дип хәбәр иттеләр Татарстан митрополиясе матбугат хезмәтендә.
Шул ук көнне 8.45 сәгатьтә иорданиягә кадәр тәре йөреше белән литургия Изге Ана Грузия иконасы соборында планлаштырылган, ә 19.00 сәгатьтә – бәйрәм салюты. Монастырь территориясендә үләнле кайнар чәй, камыр ризыклары белән сыйланырга мөмкин булачак.
Казанда су 6 купельдә изгеләндереләчәк. 10.00 сәгатьтә - Совет районында Комсомол күлендә Дәрвишләр бистәсенең Парк ур., 21а адресы буенча урнашкан Изге Успения храмы янында. 10.30 сәгатьтә - Киров районында Идел елгасында Изге Николай храмы янында (Красная Горка торак массивында Идел буе ур., 32) һәм Яңа Савин районында – Савиново торак массивының 5-нче Кадышево, 12 адресы буенча урнашкан Изге Ана иконасы храмы янында “Живоносный Источник” часовня-купелендә. 11.00 сәгатьтә - Идел буе районында “Сокол” кафесы янында (Дәүләки ур., 8 ягыннан). 12.00 сәгатьтә - Казансу елгасында Коткаручы Христос храмы янындагы иорданиядә Коткаручының кулдан ясалмаган сурәте — Нерукотворный образ Спасителя мәхәлләсе катнашында, шул ук вакытта Илия пәйгамбәр мәхәлләсе катнашында Борисково бистәсендә Борисково ур., 54 урамы ягыннан Югары Кабан күлендә.