Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.06.2023, 15:52

Мишустин, Миңнеханов һәм Метшин Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар

Хәтер һәм кайгы көнендә Казанда Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны искә алдылар

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче июнь). Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин бүген Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алдылар. Алар Җиңү паркындагы Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салдылар. Тантанада шулай ук Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров катнашты.

Аңа кадәр Җиңү паркында «Сугышның утлы картиналары» акциясе узган иде. Яшьләр хәрәкәтләре активистлары 25 мең шәмнән «Татарстан колхозчысы» дип язылган Т-34 танкының рәсемен ясадылар.

Сугыш елларында республикадан фронтка 700 мең кеше китә, аларның яртысыннан артыгы өйләренә әйләнеп кайтмый. 353 кеше Советлар Союзы герое була.

Сугыш вакытында Татарстан зур тыл үзәге булган – заводларда һәм басуларда йөзләрчә мең хатын-кыз, карт һәм балалар эшләгән. Республикада 70 тән артык эвакуацияләнгән предприятие урнаштырыла, фронт өчен 600 дән артык исемдәге корал, сугыш кирәк-яраклары һәм җиһазлар җитештерелә. Татарстанлыларның хезмәт батырлыгы Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирү белән билгеләп үтелә, дип искәрттеләр республика башлыгының матбугат хезмәтендә.

Казанда Җиңү паркы территориясен узган гасырның 70 нче елларында ук үзләштерә башлаганнар. Бөек Җиңүнең илле еллык юбилее мемориаль комплекс төзелеше тәмамлануга туры килә. Җиңү паркы 2005 елда ачыла. Ачык һавада Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби техника һәм заманча машиналар күргәзмәсе урнашкан.

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан башкаласына эш сәфәре белән бүген иртән килде. Ул С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булачак, самолетлар төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрәчәк, предприятие хезмәткәрләре белән очрашачак.

Чараларда шулай ук Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары – РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, илнең финанс министры Антон Силуанов катнашачак.

Фоторепортаж

Видеорепортаж

Барлык яңалыклар