Икенче прививка ясату өчен якынча 11 мең татарстанлы килмәде.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июль, Камилә Гобәйдуллина). Татарстан вакцинацияләнгәннең көндәлеген тутыру буенча алдынгыларның берсе. Анкеталарга караганда, татарстанлыларның берсе дә җитди өзлегүләргә зарланмаган. Бу хакта бүген «Татар-информ»дагы матбугат коференциясендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, кешеләр үзләренең хәлен күзәтәләр һәм анкеталарны актив тутыралар. Сәламәтлектә үзгәрешләр яки өстәмә эффектлар 10% очракта гына очрый.
Бүгенге көнгә 560 мең 373 татарстанлы вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 14 мең 234), шуларның 392 мең 371-е икенче прививка алган. Альмир Абашев билгеләп үткәнчә, республикада яшәүче 11 мең тирәсе кеше икенче доза вакцинаны ясатмаган. Ул кешенең иммунитеты ике прививкадан соң гына эшләнүен искәртте.
«Вакыт тапмаганнарны бу аларга кирәк түгел, дип карар кылдым, шулай да вакцинациянең тулы циклын тәмамларга өндим. Исегезгә төшерәбез, без вакцинаның икенче дозасын саклыйбыз, ул үз хуҗаларын көтә. Аны сез беренче прививка ясаган пунктта ала аласыз», – диде ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары.
Шулай ук, белгеч сүзләренчә, Татарстанда вакцинациядән соң авыруның 14 очрагы теркәлгән. «Прививка авырудан тулысынча сакламый. Һәрхәлдә, вирус белән очрашканда нинди дә булса клиник картина алырга мөмкин. Һәр кешенең иммунитеты төрле. Антитәнчекләр барлыкка килсен өчен вакыт кирәк, шуңа күрә битлекләрне вакцинацияләнгәннәргә дә кияргә кирәк», – диде ул.
А.Абашев республикада ревакцинация ачык булуын әйтте – теләүчеләр икенче тапкыр прививка ясата ала. Ул препаратның теләсә кайсысын сайларга мөмкин, дип аңлатты, чөнки алар барысы да бер үк дәрәҗәдә нәтиҗәле һәм үз механизмнары белән генә аерылалар. Ул искә төшергәнчә, вакцинация авырган кешеләргә дә кирәк, чөнки антитәнчекләр инде ярты елдан югала.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары татарстанлыларны вакытында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә өндәде. Ул билгеләп үткәнчә, моны хәтта аз гына авыру билгеләре булса да эшләргә кирәк. «Кешеләр поликлиникага мөрәҗәгать итми, ә сузалар һәм шунда ук стационарга эләгә, безгә койка фондын киңәйтергә туры килә. Һәр температуралы пациент ковидлы түгел, әмма без моны әлегә диагностик чаралар комплексын эшләмичә генә раслый алмыйбыз. Сулыш алу белән бәйле бозылулур башланган кешеләргә моны бары тик стационар шартларында гына эшләргә мөмкин», - дип нәтиҗә ясады А.Абашев.
ТР сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бер тәүлек эчендә Татарстанда 41 яңа СОVID-19 белән авыру теркәлгән, барысы да контактлылар. 14 кеше хастаханәгә озатылган, 27 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 18 кеше – Казанда, 13 кеше – Яр Чаллыда, 3 кеше – Тукай районында, икесе – Түбән Кама районында, берәр кеше – Азнакай, Әлмәт, Минзәлә, Сарман һәм Чирмешән районнарында яшиләр.
2-нче июльгә Татарстанда 22 мең 515 COVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 20 мең 269 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 53 – узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 23 мең 218 яңа авыру очрагы теркәлгән. Илдә 5 млн 561 мең 360 кеше авырган, 5 млн 35 мең 518 кеше сәламәтләнгән, 136 мең 565 кеше үлгән.