Дәвалау һәм фармацевтика учреждениеләрендә запаслар бер-өч айга җитәчәк, хәзер елның икенче яртысына сатып алулар үткәрелә.
Фото: Марат Мөгыйнов
«Чит ил фармацевтика компанияләренең берсе дә санкцияләр аркасында Россия базарыннан китүләре турында җиткермәде», - диде Фәридә Яркәева. Шулай ук ул федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә дарулар булмау куркынычын киметү максатларында тиешле чаралар күрелүен билгеләп үтте. Нигездә, карарлар бюджет сатып алуларында кагыйдәләрнең үзгәрүенә, логистик чылбырларны оптималь коруга, импортны алыштыруны хуплауга, даруханәләргә препаратларны җибәрү срокларын үтәүгә кагылышлы иде. Татарстанда да өстәмә чаралар күрелде: муниципалитетлар кеше гомере өчен аеруча да кирәкле булган барлык даруларның һәм аларның бәяләренең булуын көндәлек контрольдә тотарга тиеш.
Дәвалау һәм фармацевтика оешмаларында бер-өч айга җитәчәк препаратлар запаслары бар, дип аныклады ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары. Хәзер бу елның икенче яртысына препаратларны сатып алу процедуралары үткәрелә. Булган контрактлар буенча тәэмин итү планлы рәвештә бара.
Фәридә Яркәева республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы агымдагы хәлне контрольдә тота, дип ышандырды. Даими рәвештә киңәшмәләр үткәрелә, һәм 7-10 көн эчендә алар даруханәләргә җибәрелә. Шул ук вакытта кешеләргә ажиотаж тудырырга һәм даруларны күпләп сатып алырга кирәкми, чөнки һәр препаратның срогы һәм саклау кагыйдәләре бар.