Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.03.2023, 16:38

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы: туберкулез белән авыру күрсәткече 6,8% ка арткан

Барлык авыручылар санының 50% ы диярлек 18 яшьтән 49 яшькә кадәрге шәһәр халкы.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче март). Татарстанда 2022 елда туберкулез белән авыруның 971 яңа очрагы ачыкланган, бу 2021 ел күрсәткеченнән 6,8% ка югарырак, 912 яңа очрак теркәлгән. Шул ук вакытта Татарстан Республикасында инфекциялелек дәрәҗәсе Россиянең уртача күрсәткеченнән 20,1% ка һәм Идел буе федераль округы күрсәткеченнән 19,1% ка түбәнрәк.

Авыручыларның төп өлеше – эшкә сәләтле халык, нигездә, 18-49 яшьлек шәһәрлеләр (барлык авыручылар санының 48,3% ы). Социаль статуска килгәндә, зарарланучыларның 7% ы – декретацияләнгән һөнәр ияләре (эшчәнлек азык-төлек һәм эчә торган су җитештерү, саклау, транспортлау һәм сату, халыкка коммуналь һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, шулай ук медицина һәм мәгариф оешмалары хезмәткәрләре белән бәйле), 24,1% ы – эшчеләр һәм хезмәткәрләр, 16,7% ы – пенсионерлар, 3,4% ы – балалар һәм яшүсмерләр.

2022 елда Татарстан Республикасында, шул исәптән Казанда, туберкулез белән 14 яшькә кадәрге 26 бала һәм 15-18 яшьлек 7 яшүсмер авырый. 2021 ел белән чагыштырганда күрсәткеч 5,4% ка арткан. Бу саннар начар прогностик күрсәткеч булып тора һәм өлкәннәр арасында туберкулез инфекциясенең ачыкланмаган чыганаклары булуын күрсәтә, дип билгеләп үтәләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Туберкулез – туберкулез микобактерияләре китереп чыгарган һәм төрле органнарга һәм системаларга, әмма ешрак сулыш органнарына зыян сала торган хроник йогышлы авыру. Инфекция кешедән кешегә һава-тамчы юлы белән тарала. Йөткергәндә, төчкергәндә яки какырык купканда үпкә туберкулезы белән авыручы кешеләр һавага микобактерияләр бүлеп чыгаралар, алар 16 метр радиуста тарала һәм 23 квадрат метр мәйданны зарарлый ала.

Башлыча балалар һәм яшүсмерләрне профилактик тикшерү өчен туберкулинодиагностика (Манту пробаларын 6 айдан 8 яшькә кадәрге балаларга куялар) һәм диаскинтест (8 яшьтән 18 яшькә кадәр) үткәрәләр. Туберкулин һәм диаскинтест вакциналар түгел, алар диагностик препаратлар. Иммунодиагностикадан баш тарткан очракта балаларны һәм яшүсмерләрне белем бирү учреждениеләренә табиб-фтизиатрның туберкулезның актив формасы булмавы турында белешмәсе белән генә кабул итәләр.

Исегезгә төшерәбез, 24 нче мартта ел саен Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне үткәрелә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча планета халкының өчтән бер өлеше туберкулез микобактериясе белән зарарланган. Дөньяда ел саен 10 миллионнан артык кеше авырый, шуларның 1 миллионнан артыгы – балалар. Туберкулез элеккечә дөньядагы үлемнең төп 10 сәбәбе исәбенә керә. Бөтендөнья оешмасы мәгълүматлары буенча, туберкулезны диагностикалау һәм дәвалауның нәтиҗәле ысуллары ярдәмендә 2000 елдан бирле 74 миллион кешенең гомерен саклап калганнар.

Барлык яңалыклар