Министрлыкка инициатива белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон мөрәҗәгать итте.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче октябрь). Бүген «Казан Экспо»да беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча мобилизацияләнүчеләр өчен курслар башланды. Алар ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Республика клиник хастаханәсе тарафыннан оештырылган һәм өч көн дәвамында узачак. Беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә Республика клиник хастаханәсе табиблары һәм катастрофалар медицинасы инструкторлары өйрәтәчәк.
Шәхси состав өчен көн саен биш лекция үткәреләчәк, алар мобилизацияләнүчеләргә ашыгыч хәлдә медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирәчәк. Бу дәресләрне үткәрү инициативасы белән Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон мобилизацияләнүчеләр белән очрашудан соң чыгыш ясады.
«Үзеңә яки иптәшеңә беренче ярдәм күрсәтә белү стандарт булмаган шартларда аеруча мөһим. Билгеле булганча, бик еш дәвалау нәтиҗәләре беренче манипуляциянең никадәр тиз һәм дөрес эшләнгәненә бәйле. Безнең курслар мобилизацияләнүчеләр өчен файдалы булыр дип өметләнәбез, һәм барлык куркынычларның да аларны читләтеп үтүен телибез», – дип билгеләде ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.
«Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелегенә һәм Республика клиник хастаханәсе табибларына битараф булмаулары һәм мобилизацияләнүчеләр өчен беренче ярдәм күрсәтү курсларын тиз оештырулары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Хәзер аларга җәмгыять ярдәме, шулай ук яңа белемнәр һәм сәләтләр кирәк», – диде РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон.