Кичә шәһәрдә рәсми рәвештә җәйге сәламәтләндерү кампаниясе тәмамланды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче сентябрь). Бу җәйдә Казанның 11 сәлаәмтләндерү лагеренда 6 мең бала ял иткән. Кичә шәһәрдә рәсми рәвештә җәйге сәламәтләндерү кампаниясе тәмамланды.
Исегезгә төшерәбез, быел катлаулы санитар-эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, балалар һәм яшүсмерләр өчен җәйге ял оештырудан баш тартмаска карар кылынды. Лагерьларда аерым куркынычсызлык чаралары күрелде. Сменалар 1-нче июньнән түгел, ә 1-нче июльдән башланды. Килү алдыннан балалар белешмәләр, шул исәптән алар яшәгән территориядә коронавирус инфекциясе булмау турында белешмә тапшырдылар. Учреждениенең барлык хезмәткәрләре алдан коронавируска тест тапшырды.
Яшүсмерләр клублары һәм Гайдар исемендәге яшьләр үзәге балалар өчен виртуаль экскурсияләр, мастер-класслар, мультфильмнар булдыру, телләр өйрәнү, гамәли иҗат, спорт күнегүләре, киномәктәп оештырды, дип хәбәр итә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.