Җылыну сәбәпле, Казанда кар һәм бозларны чистарту эшләре көчәйтелде. Узган төнне шәһәр урамнарында 72 юл эшчесе эшләде — бу уртача саннан күбрәк. Шулай ук 205 берәмлек техника җәлеп ителгән. Бу чорда 1,6 мең тонна кар чыгарылган, 24,8 тонна реагент һәм 227 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, хәзер юлларны һәм тротуарларны кардан чистарталар, шуннан соң аларны бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртәчәкләр. Бүген юлларны җыештыруга 318 берәмлек техника һәм 573 юл эшчесе чыкты.
Температураның кискен үзгәрүенә карамастан, юл-транспорт һәлакәтләре саны артмады. Казан дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә иң күп рөхсәт ителгән хәрәкәт тизлегенә таянып түгел, ә куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайларга киңәш итә.
«Куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән юл ягына чыгудан тыелырга кирәк», – дип билгеләп үтте Казан Дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы урынбасары, полиция подполковнигы Артур Газизов.
Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсеннән хәбәр итүләренчә, ай башыннан шәһәр хастаханәләренә бозлавык аркасында җәрәхәтләр белән 23 кеше мөрәҗәгать иткән. Егылу нәтиҗәсендә шәһәр халкы башлыча кулларын, кабыргаларын, балтыр сөякләрен сындыра. Еш кына җәрәхәтләргә өлкән яшьтәге кешеләр дучар була.
«Бозлавык вакытында үзегезне саклау өчен аяк астына карарга, билгеле маршрут һәм чистартылган юллар буенча йөрергә киңәш ителә», — дип шәрехләде Травматология пункты мөдире Әюп Гыйләҗиев.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр халкы ишегалларын җыештыруга кагылышлы мөрәҗәгатьләрне
«Открытая Казань» («Ачык Казан») системасына сайтта яисә +7(843)236-41-23 телефоны буенча җибәрә ала. Моннан тыш, проблемалы участоклар турында
чат-ботка яки
кайнар линия телефоннары аша хәбәр итәргә мөмкин.
Кышкы сезон башыннан бирле барысы 179,8 мең тоннадан артык кар чыгарылган, 37,4 мең тонна бозлавыкка каршы материаллар тотылган.