В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Владимир Леонов билгеләп үткәнчә, барысы да «Киләчәк уеннары»ның ничек узуына бәйле
Фото: Марат Мөгыйнов
«Минемчә, әйе. Күп нәрсә әлеге уеннарның ничек узуына, тамашачы, мәктәп укучылары, студентлар тарафыннан никадәр ихтыяҗ булуына бәйле», – диде ТР Спорт министрлыгы башлыгы, фиджитал мәктәпләргә кертеләчәкме дигән сорауга җавап биреп.
«Киләчәк уеннары» Казанда 21 нче февральдән 3 нче мартка кадәр узачак. Бүгенге көндә турнирда катнашуны 107 илдән 277 команда раслаган – бу 2 меңнән артык катнашучы. Аларга 21 дисциплинада иң яхшыларны билгеләргә туры киләчәк.