Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.02.2024, 12:27

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең мәгариф министры «Киләчәк уеннары» турында: «Бу бик кызыклы һәм кирәкле»

Әхмәт Белхул Әл Фаласи Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин белән очрашты

Фото: ТР рәисе матбугат хезмәте

Казанга «Киләчәк уеннары» турниры чараларында катнашу өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең мәгариф министры һәм спорт буенча баш идарәсе рәисе Әхмәт Белхул Әл Фаласи килде. Бүген Казан Кремлендә ул Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Илсур Метшин белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов якын көнчыгыш иленнән килгән кунакка халыкара мультиспорт турнирын ачу тантанасында катнашуы өчен рәхмәт белдерде. Ул Берләшкән Гарәп Әмирлекләре президенты Мөхәммәт бен Заед Әл-Нахайянга Татарстан белән хезмәттәшлек иткәне өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Аның белән озак еллар яхшы танышбыз һәм аның даими ярдәмен тоябыз», – диде республика рәисе.

Татарстан башлыгы бүген Россия белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында икътисади һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә элемтәләрнең киңәюенә игътибар итте. Республика үз дәрәҗәсендә әлеге процесста актив катнаша: ТР делегацияләренең Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә инвестиция форумына һәм IDEX халыкара күргәзмәсенә баруы традициягә әверелде. Үз чиратында Әмирлекләр вәкилләре Kazanforumда даими катнашалар.

«Без ислам дөньясы, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирәбез. Мин «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркемен җитәклим. Ислам дөньясының – илебезгә һәм Россиянең ислам дөньясына зур кызыксынуын күрәбез», – дип ассызыклады төбәк башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россиядә ислам финанс моделен үстерүгә игътибар бирелә. Әйтик, Татарстан партнерлык банкинг һәм финанслау принципларын кертү буенча пилот төбәкләрнең берсе булды. Хәләл индустриясен үстерү буенча да актив эш алып барыла. «Әлеге мәсьәләләрдә без шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге хезмәттәшләребез белән киңәшләшәбез», – дип өстәде ул.

ТР рәисе ислам мәгарифе өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү потенциалын билгеләп үтте. Узган ел Халыкара мәгариф министрлары форумының мактаулы катнашучысы буларак Казанга оешманың мәктәп мәгариф мәсьәләләре буенча генераль директоры һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең гомуми белем һәм алдынгы технологияләр эшләре буенча министр урынбасары Мөхәммәт Әл-Касем килде.

Моннан тыш, быелдан Берләшкән Гарәп Әмирлекләре БРИКСның рәсми әгъзасы булды. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Казанда ел дәвамында берләшмәдә Россия рәислеге кысаларында зур чаралар, шул исәптән БРИКС уеннары да узачак. Октябрьдә шәһәр БРИКС дәүләтләре башлыклары саммитын кабул итәчәк.

Әхмәт Белхул Әл Фаласи Рөстәм Миңнехановка Берләшкән Гарәп Әмирлекләре президенты исеменнән сәламләү сүзләрен тапшырды һәм Россия белән хезмәттәшлекнең стратегик характерын билгеләп үтте. Министр турнирны ачу тантанасына чакырулары өчен рәхмәт белдерде. «Без Россиядә спортны үстерүгә зур игътибар бирелүен күрәбез. «Киләчәк уеннары» – чын һәм виртуаль спортны берләштергән яңа формат. Бүген бу бик кызыклы һәм ихтыяҗлы», – дип ассызыклады ул.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вәкиле шулай ук Россия белән мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекнең үсүен билгеләп үтте. Аерым алганда, бүген Әмирлекләрдә «Россия университеты» ачу мөмкинлеге карала, дип хәбәр итә ТР рәисе матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан башкаласында тарихта беренче «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын ачу тантанасы узачак. «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә берничә ил лидерлары җыелачак, алар арасында Белоруссия президенты Александр Лукашенко, Казахстан президенты Касыйм-Җомарт Токаев, Таҗикстан президенты Эмомали Рахмон, Үзбәкстан президенты Шәүкәт Мирзиеев та бар. Казанга Россия президенты Владимир Путин да киләчәк – шәһәрдә ул чит илләрнең лидерлары белән очрашырга планлаштыра.

Фоторепортаж

Видеорепортаж

Барлык яңалыклар