Белешмәләр өчен телефон: +7(843) 277-40-51.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче март). 18-нче март көнне Казанның Вахитов районындагы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узачак.
Эш эзләүчеләр шәһәр предприятиеләрендәге буш эш урыннары турында белә, эшкә урнашуда ярдәм ала, кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, хезмәт һәм мәшгульлек мәсьәләләре, дәүләт гарантияләре буенча консультацияләр ала алачаклар.
Вакансияләр ярминкәсе 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Качалов ур., 77. Керү һәм барлык хезмәтләр дә бушлай күрсәтеләчәк. Белешмәләр өчен телефон: +7(843) 277-40-51, дип хәбәр ителә ТР Дәүләт мәшгульлек хезмәте порталында.
Исегезгә төшерәбез, бу көнне вакансияләр ярминкәсе Яңа Савин районының мәшгульлек үзәгендә дә узачак. Казанлыларны 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Гаврилов ур., 77 адресы буенча көтәләр.