В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чаралар арасында кредит каникуллары бирү һәм салым түләү вакытын күчерү бар.
Фото: ТР Хөкүмәте матбугат хезмәте
«Хәзерге вәзгыять килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итү һәм өлешчә мобилизация шартларында ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирү өчен барлык дәрәҗәләрдә хакимият органнарының җайга салынган һәм координацияләнгән эшен таләп итә», – дип ассызыклады Мидхәт Шаһиәхмәтов брифингта.
Министр билгеләп үткәнчә, федераль ярдәм чаралары мобилизацияләнгән гражданнар, шул исәптән шәхси эшмәкәрләр өчен дә кредит каникуллары бирүне күздә тота. Шулай ук Кече һәм урта эшмәкәрлек – ҖЧҖ субъектлары (бердәнбер башкарма идарә органы булган, бер әгъзадан торган) мобилизацияләнүчеләре өчен дә кредит каникуллары мөмкин.
Эшмәкәр мобилизацияләнгән очракта дәүләт контрактларын үзгәртү/өзү штраф санкцияләрен кулланмыйча башкарылачак, аны шулай ук намуссыз тәэмин итүчеләр (РНП) реестрына кертмәячәкләр.
Эшкуарлыкны алга таба алып бару белән бәйле оештыру мәсьәләләрен хәл итү өчен 5 эш көне биреләчәк.
Аерым эшчәнлек төрләренә лицензияләре булган компанияләр (аларның белгечләре өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылганнар булса), кирәкле хезмәткәрләр штатын тәэмин итү белән минималь хезмәткәрләр ярдәмендә эшне дәвам итә алалар.
Мобилизацияләнүчеләр өчен салым түләү, декларацияләр бирү һәм башка хисаплылык срокларын күчерәләр, шулай ук мобилизацияләнгән эшмәкәрләргә карата салым тикшерүләрен туктаталар.
Өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган эшкуарларга дәүләт милкен арендалаган өчен түләүләр буенча кичектерүләр бирелә.
Грант алучылар өчен проектларны тормышка ашыру вакытын озайталар һәм штраф санкцияләрен төшереп калдыралар, микрозаймнар алучылар өчен заемчыны мобилизацияләү вакытына микрозаймнар буенча йөкләмәләрне үтәүне туктаталар.
Республика дәрәҗәсендә микрозайм шартнамәсен озайту, шәхси эшмәкәр һәм үзмәшгуль гражданнар өчен бурычларны түләүне туктатып тору кебек ярдәм чаралары күрелгән.
Мобилизацияләнгән эшмәкәрләргә алынган акчаны максатчан файдалану турында хисапны (кредит шартнамәләре, займ, микрозайм килешүләре буенча пеняларны, штрафларны исәпләү) вакытында бирмәгән өчен штрафлар салынмаячак.
ТР Гарантия фонды поручительлеге астында мобилизацияләнгән эшмәкәрләргә еллык 0,5% астында, 3 елга кадәр комиссия бүләкләрен түләүне кичектереп тору белән кредитларны реструктуризацияләячәкләр.
Моннан тыш, ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы ТР Министрлар Кабинеты карары проектын әзерләде, ул мобилизацияләнгән эшмәкәрләргә республика мөлкәтен арендалаган өчен түләүләр буенча кичектерүне күздә тота.