Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.11.2019, 09:01

Михаил Тюрин: «Иң мөһиме: кавалерист хайванны яратырга тиеш, ә иярдә утырырга без аны үзебез өйрәтәчәкбез»

Полиция көне алдыннан KZN.RU хәбәрчесе полиция ат абзарында булып кайтты, анда патруль-пост хезмәтенең аерым ат батальонының эш көннәре турында белде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы ноябрь, Алинә Бережная). 10-нчы ноябрьдә полиция хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Полициядә гадәти булмаган бүлекчәләр бар, анда хокук сакчыларына хезмәт итүдә хайваннар ярдәм итә. Полиция этләре турында күпләргә мәгълүм булса, «погонлы» атларны шәһәр эчендә күрү бик сирәк күренеш. Полиция көне алдыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең патруль-пост хезмәте аерым батальоны командиры, полиция полковнигы Михаил Тюрин KZN.RU порталы корреспондентына полиция ат абзарының ишекләрен ачты һәм полиция ат взводы хезмәтенең үзенчәлекләре турында сөйләде.

6 кг солы һәм 7 кг печән - атның көндәлек рационы

Казанның кавалерия взводы тарихы 1983 елда башлана. Ул чакта ат милициясенең үз базасы юк иде – атлар Павлюхин урамындагы Казан ипподромының ат абзарында яшәде. Еллар узу белән бүлекчә киңәйде һәм иске аэропорт районында Космонавтлар ур., 61а адресы буенча аерым ат абзары төзү турында карар кабул ителде, РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең патруль-пост хезмәтенең аерым батальоны бүген шунда урнашкан.

Ат абзарларында тәртипне көн саен полиция хезмәткәрләре-кавалеристлар күзәтә. Алар иртәнге 5.00 сәгать кизү тору эшенә керешәләр – көн дәвамында атларны ашаталар, эчертәләр, урамга чыгаралар, шулай ук ат абзарларын чистарталар. Көн саен бер атны туендыру өчен 6 кг солы һәм 7 кг печән кирәк.

Һәр абзарның үз табличкасы бар, анда ат кушаматы күрсәтелгән: Ливан, Выход, Скромный, Олигарх, Сайгон…

«Атларга кушаматларны тугач та, ат заводында ук бирәләр. Аларның исемнәре ике өлештән тора – берничә хәреф әнисенннән һәм берничәсе әтисе исеменнән алына. Әмма кайчагында кавалеристлар хайваннарны үзләренчә атыйлар», - дип аңлатты Михаил Тюрин.

Атлар белән бер ат абзарын Козлик кушаматлы кәҗә бүлешә. Ул очраклы күрше түгел - аның йоныннан килгән ис атлардан ласкаларны куып тота. «Кимерүче атларга комачаулый – төнлә ялларын бутый, йокларга ирек бирми, атлар борчыла, шуңа күрә без кәҗә тотарга булдык», - дип аңлатты М.Тюрин.

«Кешеләр безгә килә, фотога төшәргә рөхсәт сорый»

Казанда ат полициясен пляжларда, паркларда ешрак күрергә мөмкин, ул Аккош күле тирәсендәге территориядә дә - хезмәт машиналары үтә алмаган җирләрдә патрульлек итә. «Кешеләр атлар белән кызыксыналар – еш кына кавалеристларга якын киләләр, атлар сыйпарга, ә кайчагында фотога төшүне сорыйлар», - дип билгеләп үтте М.Тюрин.

Атлар җинаятьчеләрне тоткарлауда ярдәм иткән очраклар да аз түгел. М.Тюрин «Азино» микрорайоны фатирларының берсенә карак керү очрагын сөйләде. Патруль-пост хезмәте полицейскийлары сигнал ала, тик килеп өлгерә алмый, шуңа күрә җинаять урынына моннан ерак булмаган ат патруле килә.

«Бу вакытта карак подъезддан килеп чыкты, һәм сез аның йөзен күрсәгез иде – аның куркуыннан хәтта кулындагы талап тутырылган сумкасы да төштен. Ул аттан кала, теләсә нәрсә күрергә әзер булган иде. Куркуыннан ул хәтта йөгерергә уйламады да», - дип искә алды М.Тюрин.

Ат полициясендә атлар гына хезмәт итә. Токымга аерым таләпләр юк, ләкин сайлап алганда Дон һәм Буденов атларына өстенлек бирелә. «Бу токымнар безнең климат шартларына яраклаштырылган һәм карауда артык көйсез түгел, шуңа күрә без ат заводларында аларны алырга тырышабыз», - дип сөйләде Михаил Тюрин.

Атлар хезмәткә эшкә өйрәтелгән килеш керешәләр, алар дүрт елдан да ким йөртелмәгән булырга тиеш. Хайван иярдә йөрергә өйрәнсен өчен бу вакыт җитәрлек.

Һәр кавалеристның үз аты бар – май аеннан сентябрьгә кадәр алар хезмәт итәргә бергә йөриләр. Салкын көннәр килү белән хайваннар эшләми – әмма полицейскийлар үз хезмәттәшләрен онытмый – алар янына килеп йөриләр. «Минем атым Сайгон кушаматлы, минем өчен бу иң матур, акыллы, зирәк ат. Көзен хезмәт тәмамлангач, аны сагынам», – ди РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча полиция патруль-пост хезмәте аерым батальонының полицейский-кавалеристы Рамил Кантемиров.

Полиция аты, хәрбиләргә хас булганча, аттестация уза, анда махсус комиссия каршында сафта йөрү, каршылыкларны үтеп чыгу күнекмәләрен күрсәтә.

Көндәшләреннән аермалы буларак, атлар пенсиягә 15 яшьтә чыга, тик искәрмәләр дә бар. «23 яшькә кадәр хезмәт иткән атыбыз бар иде – кавалерист пенсиягә китте, ә ат әле эшләвен дәвам итте, әмма мондый очраклар бик сирәк», – дип сөйләде М.Тюрин.

«Ат белән уртак тел табу өчен профессиональ җайдак булу мәҗбүри түгел»

Атлар да, кешеләр кебек үк - һәркайсы аерым холыкка ия. Бер айгырлар уенчак, икенчеләре - сак. Кавалерист белән атның бер-берсен тоюы, характерлары буенча туры килүе мөһим, дип билгеләп үтте М.Тюрин. «Ат - үзенчәлекле хайван, даими тәрбия таләп итә. Әгәр дә ул җайдакта ышаныч тоймаса, бәргәләнәчәк, үзен үз иркендә тотачак», - дип аңлатты полиция патруль-пост хезмәтенең аерым батальоны командиры. Мәсәлән, полициядә Вечер дигән айгыр хезмәт итә. Ат авылда туып-үскән, аннан күмәк хуҗалык рәисе аны полиция бүләк иткән. Ат үз туганнары арасында буе, нык тән төзелеше, эре тояклары белән аерылып тора. «Ул, танк кебек, һәрвакыт алдан ярып бара. Әгәр аңа 100 килограммнан кимрәк авырлыктагы кавалерист утырса, ул аны җитди кабул итмәячәк һәм хәтта чөеп төшерергә дә мөмкин. Вечер - вожак, аны башка атлар хөрмәт итә», – дип сөйләде М.Тюрин.

Ат белән уртак тел табу өчен һөнәри җайдак булу мәҗбүри түгел, ди Михаил Тюрин. Иң мөһиме, командир фикеренчә, хайваннарны ярату. «Кавалеристның өендә мәче яки эт булырга тиеш, ул хайваннарны яратырга, алар белән ничек үз-үзеңне тотарга кирәклеген белергә тиеш, ә иярдә утырырга без аны үзебез өйрәтәчәкбез», - дип йомгаклады М.Тюрин.

Барлык яңалыклар