В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада бу хезмәт буенча барлыгы 764 кеше мөрәҗәгать итте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июнь). Татарстанның күп функцияле үзәкләре тавыш бирү көннәрендә Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча тавыш бирү участогын сайлау турында гаризалар кабул итүне төгәлләде. Шушы хезмәт буенча барлыгы 764 кеше мөрәҗәгать иткән.
Участокны сайлаганда мөрәҗәгать итүчеләргә КФҮдә алган талоннарны 25-нче июньнән кулланырга мөмкин булачак, дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең рәсми интернет-порталында.
Исегезгә төшерәбез, РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү мәсьәләсе буенча җиде көн дәвамында - 25-нче июньнән 1-нче июльгә кадәр тавыш бирергә мөмкин. Мондый карар гражданнар ташкынын аеру һәм участокларда халыкның күпләп җыелуын булдырмау өчен кабул ителде. Сайлау комиссияләре тавышларны 1-нче июльдә санаячак.