В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сертификатны бастыру өчен паспорт һәм СНИЛС кирәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU 30-нчы ноябрь). Татарстанның күпфункцияле үзәкләре РФ Дәүләт хезмәтләре порталындагы хисап язмасын расламыйча гына вакцинация яки авырган турында QR-код белән 62 меңнән артык сертификат бирде. «Минем документлар» офисларында мондый мөмкинлек 17-нче ноябрьдә барлыкка килде.
Республика халкы ике документ – паспорт һәм СНИЛС буенча сертификат ала ала.
Әгәр дә паспорт, мәсәлән, билгеле бер яшькә җиткәч алмаштыру өчен тапшырылган булса, аңа алмашка бирелгән вакытлы таныклык һәм реквизитларны күрсәтергә кирәк. Бу очракта иске паспорт мәгълүматларын исәпкә алып формалаштырылган сертификат бастырылачак, һәм яңа паспорт алганнан соң поликлиникага мөрәҗәгать итәргә, үзгәрешләр кертергә һәм яңартылган сертификат алырга кирәк булачак.
Моннан тыш, КФҮдә кулдан язылган ышанычнамә буенча башка кешеләр өчен дә сертификат бастырырга мөмкин. Аңа сертификат иясенең паспорт мәгълүматларын кертергә кирәк. Документны үзен алып килү мәҗбүри түгел.
Тулаем алганда, 11-нче октябрьдән 28-нче ноябрьгә кадәр ЕСИА хисап язмасын раслау өчен Татарстанның күпфункцияле үзәкләренә якынча 354 мең тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр. Иң күп мөрәҗәгатьләр, 13 меңнән артык, 24-нче ноябрьдә теркәлгән. Республика буенча көн саен әлеге хезмәтләрне сорап 9,5 меңгә якын мөрәҗәгать теркәлә, ә QR-кодлар системасын масштаблы керткәнчегә кадәр – 1,3 меңнән артмаган, дип хәбәр ителә «Минем документлар» сайтында.