Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.06.2021, 09:12

Күпфункцияле үзәк җәйге каникуллар вакытында беренче паспортны ничек алырга икәнлеген аңлата

Россия гражданинының төп документын рәсмиләштерү нечкәлекләре турында күпфункцияле үзәктә сөйләделәр.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нчн июнь). 14 яшь – беренче паспорт алу вакыты. Ләкин әгәр җәйге лагерьда смена башлана яки ялга башка төбәккә бару планлаштырыла икән, нишләргә. «Минем документлар» күпфункцияле үзәкләрендә яшүсмергә беренче паспорт алу нечкәлекләре турында сөйләделәр. https://mfc16.tatarstan.ru/node/3056

Бала өйдә булмаса, паспортны соңрак алырга мөмкинме?

Закон буенча паспорт алуга гаризаны 14 яшь тулганнан соң 30 көн эчендә бирергә кирәк. Дәүләт хезмәте үзе исә 16 эш көне дәвамында күрсәтелә.

Соңрак мөрәҗәгать иткән өчен штраф каралган булуы дөресме?

РФ КоАП нигезендә 16 яшькә җитмәгән затлар административ җаваплылыкка тартылмый, һәм аларга штраф салына алмый. Әгәр яшәү урыны буенча үзәккә билгеләнгән сроктан соңрак киленсә, ягъни 14 яшь тулганнан соң бер ай эчендә түгел, «Минем документлар» офисында документлар шулай ук кабул ителәчәк. Бу Россия паспортын беренче тапкыр алган яшүсмерләргә генә кагыла. Калганнарга күпфункцияле үзәккә юл, паспортны рәсмиләштерүгә каралан вакыт беткән очракта, ябык.

Бала бер айга түгел, бөтен җәйгә китсә, нишләргә?

Россия паспортына яшәү урыннан тыш та заказ бирү мөмкинлеге бар. Документларны Россия шәһәрләренең җирле күпфункцияле үзәкләрендә кабул итәләр, әмма паспортны әзерләү вакыты бу очракта шактый арта – 36 көнгә кадәр. Шуңа күрә кунакта булу дәвамлы булырга тиеш.

Паспорт алу өчен кайда гариза бирергә була, һәм нинди документлар тутырырга кирәк?

14 яшьлек казанлы паспорт алу өчен гаризаны күпфункцияле үзәктә дә, «паспорт өстәлендә» дә – Россия Эчке эшләр министрлыгының территориаль органының миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсендә дә бирә ала.

Гаризага түбәндәге документларны теркәргә кирәк

• туу турында таныклык;

• 35х45 мм зурлыгындагы шәхси фотография – кимендә 2 данә;

• РФ гражданлыгына каравын таныклый торган документлар;

• паспортта мәҗбүри тамгалар кую өчен кирәкле документлар;

• 300 сум күләмендә дәүләт пошлинасын түләү турындагы квитанция.

Шуны исәпкә алу мөһим, паспорт рәсмиләштерүгә гариза биргәндә туу турында ламинирланган таныклыклар кабул ителми.

Кирәк булганда, Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре бүлегендә мөрәҗәгать итүче вакытлы шәхес таныклыгын ала ала, аны РФ паспортын алганда кире кайтарырга кирәк.

14 яшь тулу белән паспорт алу турында тулырак мәгълүматны күпфункцияле үзәктә +7(843)222-06-20 бердәм белешмә номеры буенча яки РФ Дәүләт хезмәтләре порталында белергә мөмкин.

Барлык яңалыклар

Күпфункцияле үзәк җәйге каникуллар вакытында беренче паспортны ничек алырга икәнлеген аңлата

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нчн июнь). 14 яшь – беренче паспорт алу вакыты. Ләкин әгәр җәйге лагерьда смена башлана яки ялга башка төбәккә бару планлаштырыла икән, нишләргә. «Минем документлар» күпфункцияле үзәкләрендә яшүсмергә беренче паспорт алу нечкәлекләре турында сөйләделәр. https://mfc16.tatarstan.ru/node/3056

Бала өйдә булмаса, паспортны соңрак алырга мөмкинме?

Закон буенча паспорт алуга гаризаны 14 яшь тулганнан соң 30 көн эчендә бирергә кирәк. Дәүләт хезмәте үзе исә 16 эш көне дәвамында күрсәтелә.

Соңрак мөрәҗәгать иткән өчен штраф каралган булуы дөресме?

РФ КоАП нигезендә 16 яшькә җитмәгән затлар административ җаваплылыкка тартылмый, һәм аларга штраф салына алмый. Әгәр яшәү урыны буенча үзәккә билгеләнгән сроктан соңрак киленсә, ягъни 14 яшь тулганнан соң бер ай эчендә түгел, «Минем документлар» офисында документлар шулай ук кабул ителәчәк. Бу Россия паспортын беренче тапкыр алган яшүсмерләргә генә кагыла. Калганнарга күпфункцияле үзәккә юл, паспортны рәсмиләштерүгә каралан вакыт беткән очракта, ябык.

Бала бер айга түгел, бөтен җәйгә китсә, нишләргә?

Россия паспортына яшәү урыннан тыш та заказ бирү мөмкинлеге бар. Документларны Россия шәһәрләренең җирле күпфункцияле үзәкләрендә кабул итәләр, әмма паспортны әзерләү вакыты бу очракта шактый арта – 36 көнгә кадәр. Шуңа күрә кунакта булу дәвамлы булырга тиеш.

Паспорт алу өчен кайда гариза бирергә була, һәм нинди документлар тутырырга кирәк?

14 яшьлек казанлы паспорт алу өчен гаризаны күпфункцияле үзәктә дә, «паспорт өстәлендә» дә – Россия Эчке эшләр министрлыгының территориаль органының миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсендә дә бирә ала.

Гаризага түбәндәге документларны теркәргә кирәк:

туу турында таныклык;

35х45 мм зурлыгындагы шәхси фотография – кимендә 2 данә;

РФ гражданлыгына каравын таныклый торган документлар;

паспортта мәҗбүри тамгалар кую өчен кирәкле документлар;

300 сум күләмендә дәүләт пошлинасын түләү турындагы квитанция.