"Минем документлар" офислары хезмәткәрләре мөрәҗәгать итүчегә шәһәр чикләрендә уңайлы урынга һәм вакытта бара.
(Казан шәһәре KZN.RU 28-нче ноябрь). Казанның күп функцияле үзәкләре (КФҮ) шәһәр халкына күчмә хезмәт күрсәтүгә керештеләр. "Минем документлар" офислары хезмәткәрләре мөрәҗәгать итүчегә шәһәр чикләрендә уңайлы урынга һәм вакытта бара.
Шулай итеп, документларны кадастр исәбенә, хокукларны теркәү, СНИЛС рәсмиләштерү, цифрлы тахограф өчен машина йөртүче картасы һәм башка документларны читтән тапшырырга мөмкин. Моннан тыш, әзер документлар китерүгә заказ бирергә мөмкин.
Хезмәт күрсәтүне алу өчен "Идел буе" күп функцияле үзәгендә (Авангардная ур., 74) тиешле килешүне имзаларга һәм аның өчен түләргә кирәк. Моның алдыннан үзәк белгечләре кирәкле документлар пакетына кагылышлы консультация бирәчәкләр һәм хезмәт күрсәтү үзенчәлекләрен аңлатачаклар.
Ташламалы категория гражданнар өчен хезмәт бушлай башкарыла. (843) 222-06-20 номеры буенча учреждениенең контакт-үзәге яки рәсми сайтта кызыксынган мәгълүматны алырга, хезмәт күрсәтүнең тулы исемлеге белән танышырга яки гариза бирергә мөмкин.