В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бокс һәм өстәл теннисы үзәгенә Россиянең 30 шәһәреннән 100-дән артык спортчы җыелды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы октябрь). Кичә Казанда Россиянең атказанган тренеры Герман Давыдов истәлегенә бокс буенча XII төбәкара турнир башланды. Бокс һәм өстәл теннисы үзәгенә Россиянең 30 шәһәреннән 100-дән артык спортчы җыелды.
Ярышларда 2001-2002 елларда туган яшүсмерләр һәм 1979-2000 елларда туган ир-атлар катнаша. Турнир призерларына кубоклар, медальләр, грамоталар, шулай ук оештыручылардан – Физик тәрбия һәм спорт комитетыннан һәм ТР Бокс федерациясеннән кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
Ярышлар 1-нче ноябрьгә кадәр барачак. Иртәгә, 31-нче октябрьдә, 14.00 сәгатьтә ярымфинал ярышлары үтәчәк, ә 1-нче ноябрьдә 12.00 сәгатьтән - финал көрәшләре һәм бүләкләү, дип хәбәр итәләр Физик тәрбия һәм спорт комитетында.